Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы утырышы үтте. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Чараның пленар утырышына 40тан артык мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар тәүдә Русия Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Денис Чернятьевның 2019 елда республикада җинаятьчелек торышына кагылышлы докладын тыңлады. Шулай ук җинаятькә китерүче сәбәпләр аталды, андый шартларны бетерү турындагы тәкъдимнәр дә булды.
Утырышта “Алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм аның әйләнешенә юл куймау буенча эшчәнлекне камилләштерү турында”, “Башкортстанның демографик киләчәге: хәзерге заманның яңа проблемалары” темаларына парламент тыңлауларын үткәрү турында карар кабул ителде.
Моннан тыш, утырышта “Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында”, “Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”, “Башкортстан Республикасында бала хокукларының төп гарантияләре турында” Башкортстан Республикасы Законының 1нче статьясына үзгәрешләр кертү турында”гы мәсьәләләр тикшерелде.