Русия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенрусия тавыш бирүне 22 апрельдә үткәрү тәкъдимен хуплады, ул ял көне булачак. Бу хакта журналистларга Русия Конституциясенә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем рәистәше Павел Крашенинников хәбәр итте.
- Владимир Владимирович яңа гына бу тәкъдим белән килеште. Законда бу "Бөтенрусия тавыш бирү 22 апрельдә уза, бу ял көне булачак, һәм бу Хезмәт кодексында булган ялларга бәйле булачак," дип язылачак , - диде Павел Крашенинников.
Эшче төркем рәистәше хәбәр иткәнчә, чираттан тыш ял көне түләнәчәк.
"Бу түләүле ял көне булачак, бернинди дә отгул түгел, кеше үз хисабына ял итмәячәк. Барысы да әйбәт булачак", - дип ассызыклады эшче төркем рәистәше.