+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 февраль 2020, 11:30

Башкортстан муниципаль берәмлекләре съезды булачак

17 апрельдә Уфада Башкортстан муниципаль берәмлекләренең Х съезды була, шулай ук 2020 елда Урындагы үзидарә көненә багышланган чаралар узачак. Тиешле боерыкка республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Съезд үткәрү турында карар “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе тәкъдиме буенча кабул ителде. Урындагы үзидарә-2020 көне Русия Президенты Владимир Путин указын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Съезд да, Урындагы үзидарә көне дә Уфада “Торатау” конгресс-холлында узачак.
Читайте нас