Төмәндә кече шәһәрләр һәм тарихи биләмәләрнең икенче Бөтенрусия форумы тәмамланды. Бирегә илнең 68 төбәгеннән 600 кеше килде, ике көн дәвамында алар шәһәрне һәм туристлык инфраструктурасы объектларын карады, семинарларда катнашты.
Форум эшендә Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев катнашты. Ул Бөтенрусия конкурсында катнашучыларның кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар күргәзмәсендә булды.
Форум конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
2020 елда Бөтенрусия конкурсына 300 гариза килгән (Башкортстаннан - 11, бу катнашучы төбәкләр арасында иң күпсанлысы булды) шулардан 286сы техник экспертиза узган һәм катнашуга кертелгән.
Башкортстаннан грантларның гомум суммасы 400 миллион сумга якын булган 5 проект җиңде.
"Мәләвез, Яңавыл, Дүртөйле, Агыйдел һәм Николо-Берёзовканы федераль конкурста җиңүләре белән котлыйм! Инде быел ук анда федераль акча хисабына без менә шундый иҗтимагый киңлекләрне реконструкцияләүнең әһәмиятле проектларын гамәлгә ашырачакбыз. Бер ай элек без конкурска 11 гариза бирдек, шуларның 5есе җиңде. Бу конкурста катнашкан барлык төбәкләр арасында иң яхшы нәтиҗә. Грантның гомум суммасы - 400 миллион сум. Бу эшне бик яхшы оештырган өчен Ольга Сарапулова һәм Башкортстан шәһәрләре үсеше институтына рәхмәт белдерәм. Алга таба хәрәкәт итәбез", - дип яза Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Фейсбук"тагы битендә.