+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 февраль 2020, 08:40

Русия - Кыргызстанның ышанычлы стратегик партнеры

Кыргызстан халкы Русиянең зур ярдәмен хәтерли һәм югары бәяли, дип белдерде Кыргызстан лидеры Сооронбай Жээнбеков.

Кыргызстан халкы Русиянең зур ярдәмен хәтерли һәм югары бәяли, дип белдерде Кыргызстан лидеры Сооронбай Жээнбеков.

“Кыргызстан халкы ярдәмне югары бәяли һәм һәрвакыт Русиянең һәм аның Президенты Владимир Владимирович Путинның тоемлы ярдәмен хәтерли”, - диде Сооронбай Жээнбеков.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, Русия – “якын, ышанычлы союздаш һәм Кыргызстанның озак вакытлы стратегик партнеры”.
Кыргыз лидеры пәнҗешәмбе көнне Мәскәүгә Кыргызстан һәм Русия елын ачу тантанасында катнашу өчен эш визиты белән килде. Сооронбай Жээнбеков Русия Президенты Владимир Путин һәм Хкүмәт Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашты, сөйләшүләр барышында яклар Русия-Кыргызстан сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре, энергетика, сәнәгать, транспорт һәм башка өлкәләрдәге багланышлар турында фикер алышты.

#ВладимирПутин
Читайте нас