+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 февраль 2020, 07:35

Хәвефсезлек – беренче урында

Русия Президенты Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә үткәрде.

Русия Президенты Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә үткәрде.
Катнашучылар көнүзәк булган мәсьәләләрне тикшерде.
Сүриянең Идлиб провинциясе тирәсендәге хәл буенча җентекле сөйләшенде. Сүрия армиясенә каршы террорчылык төркемнәренең һөҗүмнәре борчылу тудыра. Күзәтү постларында хәрбиләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү буенча Русиянең барлык кирәкле гамәлләрне тормышка ашыруы ассызыкланды.
Моннан тыш, Әнкарадагы Русия ведомствоара оператив төркеменең эшчәнлеге дә тикшерелде.
Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек советы секретаре Николай Патрушев, чит илләр эшләре министры Сергей Лавров, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин һәм Президентның табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча вәкиле Сергей Иванов катнаштылар.
.
Читайте нас