Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьскийга сәфәре ахырында шәһәр башлыгы Алексей Шмелёв белән Октябрьскийның алга таба үсеш планнары турында фикер алышты.
Ул социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләрен тәкъдим итте, кече эшкуарлык һәм кулланучылар базарында уңай динамиканы билгеләп үтте. Моннан тыш, сүз сәламәтлек саклау, юл челтәре һәм җәмәгать транспорты үсеше турында барды. Алексей Шмелёв билгеләп үткәнчә, 2021 елда шәһәр оештырылуның 75 еллыгы билгеләнәчәк.
- Бу яхшы юбилей датасы. Әйдәгез, бергәләп әзерлек һәм бәйрәм чаралары исемлеген төзик. Республика тиешле ярдәм күрсәтергә әзер, - диде Радий Хәбиров.