Гитлер Германиясенең Советлар Союзына һөҗүмен кабатларга җөрьәт иткән теләсә кайсы агрессорга Русиянең җавап бирергә әзер булачагын белдерде Президент Владимир Путин.- Советлар Союзы нацистлар Германиясе ягыннан бик куркыныч, коточкыч, катлаулы һөҗүмгә дучар булды, без 27 миллион кешене югалттык. Дөньяда мондый югалту кичергән бер генә ил дә юк. Берәрсе шуңа охшаш омтылыш ясарга батырчылык итсә, кабатлый алабыз, - дип ышандырды дәүләт башлыгы "Владимир Путинга 20 сорау" проекты кысаларында ТАССка интервью биргәндә.Ул Русиянең беркайчан да сугышка омтылмаганлыгын һәм бүген дә омтылмавын ассызыклады. "Русия җитәкчелеге алдында беркайчан да андый мәсьәлә тормый", - дип өстәде Президент.Автомобильләрдәге Җиңү көне белән бәйле язулар турындагы бәхәсне дәвам итеп, дәүләт башлыгы — «Бабама Җиңү өчен рәхмәт" дигән тагын бер популяр вариантны мактады."Кабатлый алабыз" дигән гыйбарә совет солдатларының берсе 1945 елның маенда Рейхстаг диварларына шундый язу калдырганнан соң, билгелелек алды. Ул фоторәсемнәргә, кинохроникага бик күп тапкырлар төшерелгән. Акбур белән язылу сәбәпле, ул сакланмаган. Кем язуы да билгесез.