Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Римма Үтәшева Русия Федерациясе Конституциясенә кертелә торган төзәтмәләргә карата үз фикерен белдерде.
“Мин, беренче чиратта, үземә бик якын өлкә, сәламәтлек саклау турында әйтергә телим. Бик мөһим төзәтмәләр керттек: медицина ярдәме түләүсез, сыйфатлы, һәркем алырлык булырга тиеш. Конституциянең иске редакциясе буенча бу хакта әйтелмәгән иде, хәзер аныклаулар кертелде, - дип ассызыклады Римма Үтәшева. - Бу - табибка кадәр ФАПлар, беренчел дәрәҗә, махсуслаштырылган, югары технологияле медицина ярдәме. Һәм моның өчен инде Русия Федерациясе хөкүмәте җаваплы”.
Депутат билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудырылачак: табиблар, квалификацияле белгечләр, фельдшерлар җитәрлек санда булачак, ФАПлар бер үк дәрәҗәдә булачак, диспансеризациянең ролен көчәячәк.
“Мине шатландырган икенче әйбер: сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыру турындагы тәкъдим. Без, табиблар, укыганда, бездәаңлату эшләренә аена алты сәгать бирелә иде. Без лекцияләр укыдык, халык арасында йөрдек. Хәзер андый нәрсә юк. Ләкин укытучыларның, медикларның сәламәт яшәү рәвешен үз шәхси үрнәге, лекцияләре белән пропагандаларга, гаиләләргә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга тиешлеге кире кайта. Әлбәттә, дөрес туклану, тәмәке тартудан, алкоголь, наркотиклардан баш тарту мотлак, - дип билгеләде Римма Үтәшева. - Сәламәт яшәү рәвеше - ул Русиянең милли идеясе. Әгәр озак яшәргә телибез икән, без сәламәт булырга, ял итәргә, шифаханә-курорт дәвалануы алу мөмкинлеге булырга тиеш”.
Депутат фикеренчә, төзәтмәләр уйланылган, дистә елларга исәпләнгән, һәм ул алар өчен тавыш бирергә әзер.