Дәүләт җыелышы-Корылтай оешуга - 25 ел!
Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай оешуга 25 ел тулу уңаеннан чаралар үтә. Тантаналы чараның беренче өлешендә әлеге уңайдан ветеран-депутатларны истәлекле билгеләр белән бүләкләү булды.
- Бүгенге очрашуыбыз бәйрәм уңаеннан. 25 ел элек республиканың парламент палатасы эшли башлады. 25 ел - үткәннәргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кую чоры. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Ветеран депутатлар безгә ныклы нигез калдырды. Шушы нигез безгә киләчәктә үсешер өчен кирәк.
25 ел дәвамында без ил субъектлары парламентлары арасында эшчәнлегебез белән лидерлар арасына күтәрелүгә ирештек. Һәркайсыгызга сәламәтлек һәм киләчәгегезнең ышанычлы булуын телим, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.