Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителгән Русия Федерациясе Конституциясенә Президент Владимир Путин инициативасы белән кертелгән төзәтмәләр турындагы законны хуплады.- Бу тема бүген илнең сәяси һәм иҗтимагый тормышының көн тәртибендә беренче урында тора, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Бу гаҗәп тә түгел, чөнки мәсьәлә хәзерге Русиянең һәр кешесенең генә түгел, бәлки әле туып кына килә торган яңа буыннарның да мәнфәгатьләренә кагыла. Төзәтмәләр дистә елларга, ә бәлки, гасырларга да кертелә. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр исемлеге социаль гарантияләрне киңәйтә һәм конкретлаштыра, конституцион дәрәҗәдә балалар хокукларын аеруча яклауны ныгыта, конституцион өстенлекләр безнең дәүләтнең бөтенлеген һәм бәйсезлеген ныгыта. Заманча сәяси процессның сыгылмалылыгы шартларында бу көтелмәгән “инициативалардан” иминләштерү булырга тиеш, алар безнең ил халкының хәлен потенциаль начарайтырга мөмкин.
Парламент спикеры Төп Законның төп принципларын Конституциягә төзәтмәләр белән үзгәртү күздә тотылмавын ассызыклады.
- Бу принципиаль мөһим, - дип саный Константин Толкачев. - Шулай ук илнең һәр кешесенең тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең асылын аңлавы да мөһим, өстәвенә мәсьәлә бөтен халык тавыш бирүенә чыгарыла. Шуңа бәйле рәвештә барлык дәрәҗәдәге парламентарийларның сайлаучылар белән аңлату эшләре алып барырга, һәр төзәтмәнең мәгънәсен кешеләргә җиткерергә бурычлы. Документта “ак таплар”, нинди дә булса аңлашылмаучанлыклар булырга тиеш түгел. Бу законда безнең суверенитет, традицияләр һәм кыйммәтләр, тормышыбызның нигезен тәшкил иткән һәм ил өчен стратегик карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә торган әйбер. Гражданнар үз тавышын ни өчен бирергә кирәклеген төгәл аңларга тиеш.bashinform.ru.