Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.
Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу хәвефен киметү чаралары турында боерыкка кул куйды. Чараларның берсе - катнашучылар саны 1000нән артык булган мәдәни, спорт, эшлекле чаралар үткәрүне вакытлыча туктатып тору. Бу хакта ул оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Төбәк җитәкчесе коронавирус белән бәйле хәлгә кагылышлы фейк мәгълүматны тарату турында катгый белдерде.
“Безнең өчен бик мөһим бурыч - идарә командасының тыныч, ышанычлы эше һәм, гомумән, җәмгыятьтә тыныч халәт. Шуңа күрә мин барлык киңкүләм мәгълүмат чараларына, җәмәгатьчелек фикеренең барлык лидерларына, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге барлык белгечләргә мөрәҗәгать итәм. Мин коронавирус таралу турында дөрес һәм оператив рәвештә хәбәр итәчәкмен, дип катгый вәгъдә итәм. Миңа калса, бу - хәзер иң мөһиме. Шуңа күрә, расланган фактларны алган саен, без мәгълүматны, һичшиксез, кешеләргә җиткерәчәкбез”, - диде республика Башлыгы.
Радий Хәбиров мәгълүмат тарату өлкәсендә эшләүчеләрнең барысына да ул шәхсән үзе бирәчәк мәгълүматка, яки оператив штаб җитәкчесе, яки Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган брифингларга таянырга тәкъдим итте.
“Фейк яңалыклар таратучы “эшем ияләре”нең һәм әхлаксыз кешеләрнең максатлары төрле, шул исәптән иҗтимагый-сәяси хәлне какшатуга юнәлтелгән. Аларны бездә булган мөмкинлекләр кысаларында эзләп табачакбыз. Бүген, кызганычка каршы, бәхеткә дә, 41нче ел түгел. Ләкин хәл нәкъ шул вакыттагы кебек үк. Ул чорда мародёр һәм паникерларны атканнар. Безгә тыныч эшләргә һәм куйган бурычларны тыныч хәл итәргә кирәк”, - дип кисәтте Башкортстан Башлыгы.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус таралуны кисәтү буенча чаралар турында сөйләде.
Шәһәр һәм район хакимияте башлыклары белән видеоконференция режимында торак-коммуналь хуҗалык һәм юл-транспорт комплексындагы агымдагы хәл, автомобиль юллары торышына халыкның шикаятьләре турында мәгълүмат тыңланды.
bashinform.ru