Русиялеләрнең 57 проценты Владимир Путин өчен, әгәр дә ул 2024 елда президент сайлауларына барса, тавыш бирергә әзер, дип күрсәтә сораштыру нәтиҗәләре.
Сораштыруны 12 мартта телефон аша "Инсомар" компаниясе үткәргән. Барлыгы 2 мең кеше сораштырылган.
Сораштырылганнарның 33 проценты Владимир Путин өчен тавыш бирергә әзер булмаулары турында белдерә, ә 10 процент җавап бирергә авырсына.