+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 март 2020, 13:50

Халык ничек әйтәчәк, шулай булачак

Конституция язмышын һәм илнең арытабангы үсешен 22 апрельдә үтәчәк Гомумрусия тавыш бирү нәтиҗәләре хәл итәчәк

Конституция язмышын һәм илнең арытабангы үсешен 22 апрельдә үтәчәк Гомумрусия тавыш бирү нәтиҗәләре хәл итәчәк

14 мартта ил Президенты Владимир Путин Русия Конституциясенә үзгәрешләр турында “Ачык властьны оештыру һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен көйләүне камилләштерү турында” Законга кул куйды. Моңа кадәр исә Федерация Советы төбәкләрнең Конституциягә төзәтмәләре турында карарларын раслады. Төп законга төзәтмәләрне илнең барлык 85 субъектының вәкиллекле органнары да, шул исәптән Башкортстан парламенты да, хуплады һәм алар өчен тавыш бирде.

Шул ук вакытта Русия Прези­ден­тының матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, Конституциягә үзгәрешләр ике төп шарт үтәлгән очракта гына үз көченә керәчәк. Беренчесе — Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турында законда Төп законга тәкъдим ителгән төзәтмәләр мотлак рәвештә Конституцион судка җибәрелеп, аның уңай бәясен алырга тиеш. Шул очракта гына алар Гомумрусия тавыш бирү чарасына чыгарылачак. Икенче шарт — Конституциягә төзәтмә­ләрне Гомумрусия тавыш бирү чарасында катнашучыларның өчтән ике өлеше хуплау зарур. Шул очракта гына Конституциягә төзәт­мәләр үз көченә керәчәк. Ягъни, Дәүләт думасында закон проектын икенче уку барышында ил Президенты Владимир Путин ныклы белде­рүенчә, “халык ничек әйтәчәк — шулай булачак”.
Төп законга үзгәрешләр ни дәрәҗәдә көнүзәк һәм алар кайсы өлкәләргә кагыла? Беренче төп үзгәреш, Конституциягә төзәтмә­ләр расланган очракта, прези­дент­лык сроклары яңабаштан исәп­ләнә башлаячак. Ягъни төзәт­мәләрне халык хуплаган очракта, алдагы Президент сайлауларында әлеге вакытта иң югары вазыйфада соңгы срогын тутыручы гамәлдәге ил җитәкчесе Владимир Путин да катнаша алачак. “Икътисад өчен әлеге катлаулы хәл-шартларда көчле президентлык власте һәм лидерның югары абруе өстәмә страховка булып тора”, — диде Конституциягә әлеге төзәт­мәне тәкъдим иткән Дәүләт думасы депутаты Валентина Терешкова. Шул ук вакытта күпчелек депутатлар да, гамәл­дәге Президент Владимир Путин да президентлык вакытын ике срок белән чикләүне калдыру кирәк­леген белдерде.
— Төп законнан президентлык срокларын чикләү турында пункт­ны алу дөрес түгел, дип саныйм. Чөнки дәүләт көчәя барган саен власть­ның алышыну мөмкинлеге дә алгы планга чыга барачак, — диде бу уңайдан Владимир Путин.
Шулай да Конституциягә төзәт-мә­ләрдәге төп үзгәрешләр социаль өлкәгә кагыла. Аерым алганда, балалар Конституция белән дәүләт сәясәтендә төп өстенлек итеп билгеләнә һәм Хөкүмәткә гаиләгә ярдәм итү, аны яклау, ныгыту, традицион гаилә кыйммәт­ләрен саклау буенча зур вәкаләт­ләр бирелә. Ир-егет һәм хатын-кыз берлеге буларак, “никах” төшенчәсе дә ныгытыла.
Конституциягә төзәтмәләр, шулай ук, гражданнар хезмәтенә хөрмәт һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итү турында положениене дә үз эченә алачак. Төзәтмәләр хупланган очракта, минималь хезмәт хакының яшәү минимумыннан ким була алмавы Төп закон белән ныгытылачак. Янә килеп, Конституциягә төзәт-мәләр “социаль дәүләт” дигән төшенчәгә ачыклык кертә һәм пенсияләрне елына ким дигәндә бер тапкыр индексацияләүне гарантияли. Бер үк вакытта башка социаль түләүләр һәм ташламалар да индексацияләнәчәк. Һәм бу түләүләрнең барысы да адреслы булачак — ягъни дәүләт ярдәмен чыннан да аңарда мох­таҗ булганнар алачак.
Тагы да шул: кешенең кайда яшәвенә карамастан, сыйфатлы медицина ярдәме алуга хокукы Төп закон белән ныгытылачак.

Русия Президенты Владимир Путин:
— Конституциягә төзәтмәләр күптән өлгерде һәм кирәк, иманым камил, алар ил, җәмгыять, безнең гражданнар өчен файдага булачак. Чөнки алар безнең мөстәкыйльлекне, традицияләрне, кыйммәт­ләрне — кыскасы, тормышыбыз нигезен ныгытуга юнәл­телгән. Алар гражданнарның социаль гарантия­ләрен киңәйтү һәм конкретлаштыруны, дәүләт-нең социаль характерда булуын киңрәк ачуны күздә тота. Ахыр чиктә, алар Русиянең озайлы чорга ышанычлы, ныклы, эволюцион үсеше өчен тиешле шартлар тудырачак.


Конституциягә төзәтмәләргә ярашлы, власть шулай ук ирек­мән­­лекне үстерү һәм аңа ярдәм итү йөкләмәләрен генә түгел, коммер­циягә карамаган берләш­мәләрнең (НКО) турыдан-туры катнашлыгында социаль сәясәтне формалаштыруны да үз өстенә ала. Төзәтмәләр хупланган очракта, НКОлар бу өлкәдә дәүләт сәясәтен эшләүдә һәм аны тормышка ашыруда катнашачак.
Конституция Русия мәдәниятен дә, флаг, гимн һәм башкалар кебек үк, илнең төп кыйммәтләре югарылыгына күтәрә. Дәүләт урыс мәдәниятен һәм Русия халыкла­рының мәдәни үзенчә­леген саклаучы һәм яклаучы сыйфатында чыгыш ясаячак.
Төп документта дәүләтнең хокукый һәм территориаль мөстә­кыйльлеге дә ныгытыла. Территорияне бүлгәләүгә һәм моңа чакыруга бернинди очракта да юл куймау турында положение Конс-ти­туциягә кертеләчәк.
Гомумән, Конституциягә төзәт­мә­ләр турында закон проекты Төп законның 22 бүлегенә үзгәреш­ләр кертүне күздә тота. Аларны 12 юнәлешкә — “Социаль гарантияләр­гә хокук”, “Хезмәт кешесен яклау”, “Һәркемне хез­мәт­лән­дерүче һәм сыйфатлы медицина”, “Гаилә кыйммәтләре”, “Тотрыклылык һәм үсеш”, “Властьта — фәкать Русиянең патриотлары”, “Русия мөстә­кыйль­леген яклау”, “Гражданлык җәмгыяте”, “Табигый байлыкларны саклау”, “Хайваннарны яклау”, “Мәдәният һәм традицияләр”, “Фән: киләчәккә юл яру” темаларына бүлеп, “Российская газета” 13 март санында һәр бүлеккә аерым бит багышлады. Киләсе саннарда “Кызыл таң” гәзите укучыларын да без алар белән тулысынча таныштырачакбыз.
Гомумән, күренекле сәясәтче­ләр дә, аналитиклар да Консти­туциягә тәкъдим ителгән төзәт-мәләрне ким дигәндә илнең алдагы ярты гасырлык үсешен билге­ләячәк стратегик документ буларак билгели.
— Конституциягә төзәтмә­ләр Русия үсешендә киләсе дистә еллар дәвамында уңай чагылыш табачак. Бу җәһәттән социаль гаран­тия­ләрнең Төп закон белән ныгытылуы аерым әһәмияткә ия. Бүген дәүләт моны эшләү мөмкин­легенә ия, гәрчә 25 ел элек боларны күз алдына да китереп булмый иде, — диде, Консти­туциягә тәкъдим ителгән төзәт­мәләрне югары бәя­ләп, “Бер­дәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмә­динуров.
Әмма Конституциягә төзәтмә-ләр рәсми закон төсе алсын өчен 22 апрельдә — Гомумрусия тавыш бирү көнендә һәркемнең участокларга килеп, гражданлык бурычын үтәве шарт. Әйткәндәй, бу эш көне түләүле ял көне булачак. Кыскасы, Конституция язмышы да, илебез киләчәге дә үзебезнең кулда, ни дә­рәҗәдә гражданлык җаваплы­лыгы тоеп, илебезнең чын ватан­пәрвәре булуыбызда!

Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас