+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 март 2020, 07:55

Владимир Путин ВТБ банкы җитәкчесе Андрей Костин белән очрашты

Русия Президенты Владимир Путин ВТБ банкы президенты - идарә рәисе Андрей Костин белән очрашты. ВТБның 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм финанс төркеменең агымдагы эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Русия Президенты Владимир Путин ВТБ банкы президенты - идарә рәисе Андрей Костин белән очрашты. ВТБның 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм финанс төркеменең агымдагы эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

- Андрей Леонидович, сезнең банк - илдәге әйдәүче банкларның берсе. Мин белешмәне карадым: сезнең активларыгыз 15,5 триллион сум. Клиентларыгыз - 14 миллион кеше. Бу зур саннар. Узган ел нәтиҗәләре нинди? – дип кызыксынды Владимир Путин.

- Узган ел нәтиҗәләре начар түгел. Әгәр иң элек финанс күрсәткечләрен алсак, банкның халыкара стандартлар буенча саф табышы 10 процентка артты, һәм безнең 30 еллык тарихта беренче тапкыр (безгә 30 ел тула) 200 миллиард сумнан артып китте, табыш 201 миллиард сум тәшкил итте. Бу, әлбәттә, банкны капитализацияләүдә уңай чагылыш тапты: безнең акцияләрнең бәясе, банкның капитализациясе бер елда 36 процентка үсте, - диде банк җитәкчесе.
kremlin.ru.

#ВладимирПутин

Читайте нас