+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 март 2020, 07:50

Корылтай утырышының көн тәртибе үзгәртелде

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның 24 мартка билгеләнгән чираттагы 21нче утырышы көн тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның 24 мартка билгеләнгән чираттагы 21нче утырышы көн тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Хөкүмәт фикерен исәпкә алып, 2019 елда Башкортстан Хөкүмәтенең эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы отчет апрель утырышына күчерелде.

- Хөкүмәт отчеты күп кеше, шул исәптән муниципалитет башлыклары, эре предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелышын күздә тота. Коронавирус таралу куркынычын киметү буенча күптөрле профилактик чаралар күрелгән шартларда мондый киңкүләм чараны үткәрү кирәк түгел, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Шуңа бәйле рәвештә, утырыш штат режимында узачак. Әлеге мәсьәләнең көн тәртибенә республика прокурорының төбәктәге законлылык торышы турындагы мәгълүматы кертелгән. Шулай ук, республикада хокук тәртибе торышы турында эчке эшләр министры отчеты көн тәртибендә.

bashinform.ru.
Читайте нас