+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 март 2020, 07:10

"Ярты юлда туктап калырга ярамый"

Башкортстанның Инфраструктура һәм территориаль үсеш, хәвефсезлек, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Дубовский Конституциягә төзәтмәләр кертү турында үз фикерен белдерде.

Конституцияне үзгәртү Президент Владимир Путинны яңадан сайлау, димәк, илне арытаба ныгыту өчен яңа мөмкинлек ача, дип саный Анатолий Дубовский:

"Русия Федерациясе Конституциясенә төп төзәтмәләр - илебезне арытаба ныгыту, ә моның өчен Путинга сайлауларга 2024 елда барырга мөмкинлек бирелү турындагы төзәтмәләр ул. Мин Владимир Владимирович безнең Русия Федерациясен көчәйтү, ныгыту өчен әле барысын да эшләмәгән дип саныйм. 2000 елга кадәр, Путин килгәнче, Русиядә һәркайда намуссызлар тантана итте. Ул вакытта илне җимерәләр дип әйттек, аны җыярга кирәк иде.

Владимир Владимирович Путин килгәч, башка чор башланды. Үзем дә Русия Федерациясенең сакланып калуына ышандым һәм аның ныгуы өчен борчылучы кеше килгәнен тойдым. Ләкин әле бетмәс-төкәнмәс эш кыры да бар, ул әле һаман да җитешмәгән. Ярты юлда туктап калырга ярамый, дип саныйм. Мин Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирәчәкмен".

Фото: bashinform.ru
Читайте нас