Башкортстанда күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Зыя Нуриевның 105 еллыгына багышланган истәлекле чаралар уза.
18 март көнне Бөре шәһәре музеенда Башкорт дәүләт университетының филиалы студентлары һәм педагоглары җыелды. Музейның фәнни хезмәткәрләре күренекле якташыбыз тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган доклад укыды һәм презентация үткәрде. Музей директоры Антон Антонов Зыя Нуриевның «Авылдан Кремльгә кадәр» китабыннан өзекләр укып ишеттерде.
Бүген Зыя Нуриевның туган ягында - Югары Лачынтау урта мәктәбендә Бөре районының туган тел укытучылары өчен киңәйтелгән чаралар узды. Катнашучылар мәктәп музее белән дә танышты.
Чарада авыл хакимияте башлыгы Фидират Гәрәев һәм туган тел укытучылары чыгыш ясады. Шулай ук, укучылар концерт номерлары күрсәтте.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.