+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 Марта 2020, 05:25

Һәр үзгәреш ил мәнфәгатендә башкарыла

- Илнең төп кануни нигезен билгеләүче документка үзгәрешләрнең берсе ил Президенты вазыйфасына сайланучы кешенең вәкаләтләренә кагыла һәм бер-бер артлы ике тапкыр сайлану мөмкинлеген киңәйтә.

- Илнең төп кануни нигезен билгеләүче документка үзгәрешләрнең берсе ил Президенты вазыйфасына сайланучы кешенең вәкаләтләренә кагыла һәм бер-бер артлы ике тапкыр сайлану мөмкинлеген киңәйтә.
Атап әйткәндә, документта “бер-бер артлы” сүзе алып ташланачак һәм моңа кадәр булган Президентлык исәпкә алынмаячак. Бу үзгәрешләр моңа кадәр Президент булган, яки әлеге вакытта бу вазыйфаны үтәүче кеше тагын да ил башлыгы вазыйфасына кандидатлыкка бара алачак дигәнне аңлата, - ди Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнур Колсарина. - Һәр үзгәреш халык ихтыярына таянып һәм ил мәнфәгатендә башкарыла.
Без, гражданнар институты вәкилләре буларак, бу яңалыкны хуплыйбыз, чөнки Владимир Путин дәүләткә җитәкчелек иткән чорда җәмәгать оешмалары һәрчак игътибар үзәгендә булды һәм әле дә шулай.
Бүген иҗтимагый-сәяси оешмалар илдәге һәр процесста актив катнаша, социаль һәм гуманитар юнәлешле проектларны тормышка ашыра, дәүләт нигезен билгеләүче мәңгелек кыйммәтләрне – гаиләне, аналарны, балаларны, аталар мәктәбен саклау һәм әзерләү буенча күп эшләр башкара, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек тойгысы, Туган илгә сөю тәрбияли.
Шулай ук Конституциядәге үзгәрешләрнең күпмилләтле Русия халкының тарихын, телен, мәдәниятен һәм асылын саклап калу җәһәтеннән әһәмиятле булачагы да безнең өчен бик куанычлы.
bashinform.ru.
Читайте нас