Русиянең Либераль-демократик партиясе фракциясе вәкилләре белдерүенчә, алар Конституциягә төзәтмәләр кертүгә уңай карый. Яңа документта кире фикер тудыручы бернәрсә дә юк, ди Дәүләт думасында ЛДПР фракциясе депутаты Иван Сухарев.
- Владимир Жириновский Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча ил Президенты белән очрашканда ЛДПР фракциясенең позициясен белдерде. Төп законга без уңай фикерда, кире караш тудырырлык бернәрсә дә күрмибез, дип белдерде депутат. - 1993 елда кабул ителгән Конституция универсаль һәм һәр илгә тап килә. Ул безнең дәүләтнең үзенчәлекләрен исәпкә алмый, шуңа аны күптән шомартырга, камилләштерергә вакыт. Аның өстендә закон чыгаручылар, эшче төркем, Президент эшләде дә инде. ЛДПР фракциясе дә үз өлешен кертте – халыкара хокуктан дәүләт хокукының өстенлеге турындагы безнең төзәтмә исәпкә алынды. Тирә-ягыбызда дус булмаган илләр аеруча күп заманда без моны бик мөһим дип исәплибез.