+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 март 2020, 15:55

"Конституция һәркемнең мәнфәгатен якларга тиеш"

"Без - бердәм халык. Төп законыбыз һәркемне яклый аласын"

"Без - бердәм халык. Төп законыбыз һәркемне яклый аласын"
Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина, ил Конституциясе кабул ителгәннән соң җәмгыятьтә күп үзгәрешләр булды һәм Төп законга үзгәрешләр кертергә кирәк, дип саный.
- Федераль җыелышка Юлламасында Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Конституциянең потенциалы әле бетмәгән, әмма ул язылган еллардан соң күп вакыт узды, һәм кайбер төзәтмәләр өлгереп җитте. Һәм бу чыннан да шулай: закон үзгәрешләр кертүгә мохтаҗ, чөнки безнең ил үсешнең яңа этабында тора.
Балалар, гаиләләр, пенсионерлар белән эшләүче күп кенә оешмалар социаль өлкәгә кагылышлы төзәтмәләрне хуплады. Беренче чиратта без балаларның ышанычлы киләчәге булуын аңларга, моның өчен барысын да эшләргә тиеш, чөнки алар - безнең илнең төп капиталы. Мин бу төзәтмәләрне бик мөһим дип саныйм, - диде ул.
Җәмәгать эшлеклесе, шулай ук, яңа төзәтмәләр мәгълүмати хәвефсезлек һәм ачыклык күзлегеннән каралды, боларга җентекле игътибар бирелде, диде.
- Илнең бөтенлеге турындагы төзәтмә һичшиксез мөһим - бернинди җирләр беркемгә дә читкә бирелергә тиеш түгел. Безнең ил зур, күпмилләтле, күпконфессияле халык, һәм безнең илдә һәр кеше үзен хәвефсез һәм уңайлы хис итәргә тиеш. Конституция бөтен илебезнең, бөтен халыкның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш, - дип саный Башкортстанның Иҗтимагый палатасы лидеры.
Фотр: sociumin.com
Читайте нас