+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 Марта 2020, 09:15

Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышы яңа форматта уза

Утырышта республикада җинаять эшләрен ачыклауга аерым игътибар бирелде.

Утырышта республикада җинаять эшләрен ачыклауга аерым игътибар бирелде.
Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика парламентының 21нче пленар утырышы ачылды. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнаша. Утырышны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев үткәрә.
Инфекцияне профилактикалау чаралары белән бәйле рәвештә, утырыш яңа форматта уза. Депутатлар төркемнәргә бүленгән һәм видеоэлемтә белән җиһазландырылган төрле залларда урнашкан. Тавыш бирү синхронлаштырылган электрон система ярдәмендә башкарыла. Утырышка чакырылучыларның саны минимальләштерелгән.
Көн тәртибенә 30га якын мәсьәлә кертелгән, аларның шактый өлеше республика законнары проектларын карау белән бәйле. Депутатлар Башкортстан прокурорының республикада законлылык торышы һәм Башкортстан буенча эчке эшләр министрының республикада хокук тәртибе торышы турындагы һәм министрлыкның 2019 елгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турындагы хисабын тыңлый һәм фикер алыша.
Утырыш барышында депутатлар, шулай ук, кайбер шәһәрләрдә һәм районнарда мировой судьялар вазыйфаларына кандидатуралар, республиканың Контроль-хисап палатасында аудитор вазыйфасына кандидатура, республика парламентына Дәүләт думасыннан кергән федераль закон проектларын карый.
Фото: rb7.ru
Читайте нас