+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 март 2020, 09:08

Гомумрусия тавыш бирү көнендә коронавирстан саклау буенча чаралар күреләчәк

Бүген “Башинформ” агентлыгында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирү чарасын әзерләү һәм уздыру турында Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат конференциясе үтте.

Бүген “Башинформ” агентлыгында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирү чарасын әзерләү һәм уздыру турында Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат конференциясе үтте.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко, аның урынбасары Марат Гадилов, комиссия секретаре Марина Долматова Гомумрусия тавыш бирү чарасын әзерләү һәм уздыру турында сөйләделәр, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

- 17 мартта Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүен билгеләү турында” Указга кул куйды. Тавыш бирү 22 апрельдә узачак. “Сез Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?” дигән сорау тавыш бирүгә чыгарыла, - диде Илона Макаренко. – Мөһим сәяси чараны оештыру өчен булган сайлау участоклары һәм “Сайлау” дәүләт автоматлаштырылган системасы файдаланылачак.

22 апрельдә Башкортстанда 3434 участок, шул исәптән 39 вакытлыча участок, ишекләрен ачачак. Гомумрусия тавыш бирү чарасын әзерләү һәм уздыруга, участок комисссияләреннән тыш, барлык 69 территориаль сайлау комиссияләре дә җәлеп ителгән. Тавыш бирү көне, тәртибе һәм кагыйдәләре турында аңлату эше җәелдерү өчен Русия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан реклама матераиллары һәм мәгълүмати роликлар әзерләнгән. 19 марттан республика шәһәр һәм районнарында 200 баннер һәм видеоэкранда мөһим чара турында мәгълүмат урнаштырыла.

Илона Макаренко сүзләренә караганда, тавыш бирү көнендә гражданнарның коронавирустан саклану иминлегенә аерым игътибар биреләчәк. Барлык участоклар вирусларга каршы нәтиҗәле дезинфекция чаралары белән тәэмин ителәчәк. Тавыш бирүдә катнашучы һәркем участокка кергәндә һәм чыкканда тире антисептикы белән дезинфекция үтәчәк.

“Комиссияләрнең барлык әгъзалары битлекләрдә эшләячәк, тавыш бирүдә катнашучы паспортын үзе ачык килеш күрсәтәчәк, ә комиссия әгъзасына, гадәттәгечә, тапшырмаячак. Комиссияләргә, яшерен тавыш бирүне тәэмин итеп, тавыш бирү кабиналарындагы пәрдәләрне алырга тәкъдим ителде. Тавыш бирүчеләр арасындагы ераклык метр ярым булуга ирешү бурычы куела. Һәр катнашучыдан соң тамга куелган ручка антисептик белән сөртеләчәк. Комиссия әгъзаларына теләсә нинди авыру билгеләре барлыкка килгән очракта эшкә чыгу катгый тыела”, - дип билгеләде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Илона Макаренко сүзләренә караганда, Русиядә эпидемиологик хәл-шартлар начарланган очракта, Гомумрусия тавыш бирүен уздыру датасы үзгәртелергә мөмкин. Ул Русия Президенты Владимир Путинның сүзләрен искә төшерде: “төп өстенлек - ил гражданнарының сәламәтлеге”.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренә караганда, тавыш бирүгә урыс, башкорт һәм татар телләрендә 3 миллион 46 мең данә бюллетень, шул исәптән КОИБлар ярдәмендә тавыш бирү өчен 354,9 мең бюллетень, бастырылачак.
Эпидемиологик хәл-шартлар мөмкинлек бирсә, участок сайлау комиссиясе әгъзалары һәр йортта (фатирда) булып, аңлату эшләре үткәрергә планлаштыра.

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирү 22 апрельдә иртәнге 8дән кичке сәгать 8гә кадәр узачак. Тавыш бирү процедурасы сайлаулардагы кебек үк: һәр катнашучы махсус кабинкада шәхсән үзе тавыш бирә. Шулай ук “Мобиль сайлаучы” (гражданга үзе теләгән сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинлек бирүче механизм) системасы буенча тавыш бирергә мөмкин.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин.
Читайте нас