+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 март 2020, 08:30

Гомумрусия тавыш бирүгә әзерлек ничек бара?

Селектор киңәшмәсендә муниципаль берәмлекләр белән туры элемтә оештырылды.

Селектор киңәшмәсендә муниципаль берәмлекләр белән туры элемтә оештырылды.
Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе Гомумрусия тавыш бирү көненә әзерлек турында селектор киңәшмәсе үткәрде. Анда республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары һәм аның Аппараты хезмәткәрләре, территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары, муниципаль берәмлекләр хакимиятләре, район Советлары, Башкортстан Башлыгы Хакимияте вәкилләре катнашты. Селектор киңәшмәсен Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко алып барды.
Илона Анатольевна Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирүне әзерләү һәм уздыру мәсьәләсе буенча төп доклад белән чыгыш ясады һәм сайлау комиссияләре алдында торган төп бурычларны билгеләде. Ул гражданнарны әзерлек чорында һәм тавыш бирү көнендә инфекциядән яклау буенча профилактик чараларга да тукталды.
Арытаба чыгыш ясаган комиссия Аппаратының мәгълүмат үзәге бүлеге җитәкчесе Җиһанур Алтынбаев Гомумрусия тавыш бирүендә “Мобиль сайлаучы” технологиясен куллану сроклары һәм тәртибе турында җентекләп сөйләде.
Комиссия Аппаратының финанс бүлеге мөдире Светлана Березенкова үз чыгышында 22 апрельдә Гомумрусия тавыш бирүен әзерләүне һәм уздыруны финанс белән тәэмин итү темасын чагылдырды, шул ук вакытта финанс документларын алып бару тәртибен карап, хезмәттәшләрен комиссияләргә әзерлек һәм үткәрү өчен бүлеп бирелгән акчаларны тотынганда финанс дисциплинасын төгәл үтәргә чакырды.
Фото: cik.rb
Читайте нас