Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 март 2020, 20:05

Өч яшькәчә балалар өстәмә ярдәм алачак

Владимир Путин түләүләрне 1 апрельдән башлау турындагы документка кул куйды.

Владимир Путин түләүләрне 1 апрельдән башлау турындагы документка кул куйды.
Русия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән 3 яшькә кадәр бала тәрбияләүче һәм ана капиталы хокукына ия булган гаиләләргә өстәмә 5 мең сум күләмендә түләүләрне башлау турында указга кул куй куйды. Бу хакта аның ил халкына мөрәҗәгатендә әйтелгән иде.
"Русия Федерациясе Хөкүмәтенә түбәндәгеләр йөкләтелә:
Русия Федерациясенең закон һәм башка норматив хокукый актларына ана (гаилә) капиталы хокукына ия гаиләләргә федераль бюджет исәбеннән 2020 елның 1 апреленнән башлап (өч ай эчендә) 3 яшькә кадәрге һәр балага 5 мең сум күләмендә айлык өстәмә түләүләр кертүне күздә тотучы үзгәрешләр кертүне тәэмин итү", - диелә документта.
Фото: ria.ru