Башкортстан Хөкүмәтендә “инвестиция сәгате”, “сәламәтлек сәгате”, “мәгариф сәгате”, “төзелеш сәгате” форматындагы тематик киңәшмәләр үткәрү туктатылды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
“Әлегә моның өчен вакыт түгел. Әмма бу өлкәләрдә эш дәвам иттерелергә тиеш”, - диде Радий Хәбиров, республикада коронавирус таралуга каршы көрәшкә аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтеп.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, хакимиятләрдә эшкә йөрүче хезмәткәрләр санын кыскартуны һәм кешеләрне җыймауны сорады.
“Безнең башлыклар белән аралашуның барлык техник мөмкинлекләре бар”, - диде ул.
Фото: bashinform.ru