+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 март 2020, 09:10

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышы үтте

Президент Владимир Путин Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү датасын күчерү турындагы Указга кул куюга бәйле рәвештә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе гомумрусия тавыш бирүен уздыруны регламентлаштырган элек кабул ителгән документларны яисә аларның аерым пунктларын гамәлдән чыгаручы кайбер карарлар кабул итте.

Аерым алганда, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүен әзерләү һәм уздыру чорында гражданнар һәм оешмаларның хәбәрләрен кабул итү өчен “кайнар линия” эше туктатылды.

Моннан тыш, урнашкан урын буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү (“Мобиль сайлаучы” механизмы), шул исәптән территориаль сайлау комиссияләре биналарында да, шулай ук гомумрусия тавыш бирүен әзерләү буенча участок сайлау комиссияләренең эше туктатыла.

Күрсәтелгән карарлар Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүен уздыруның яңа датасын билгеләгәнчегә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе.
Фото: cikrb.ru.
Читайте нас