Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп Алан Марзаев тәгаенләнде.
Республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов вазыйфасыннан азат ителде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, яңа эш урыны аңа «аның потенциалына ярашлы» сайланган инде. Бу хакта төбәк җитәкчесе чиновникның больничный тәмамланганнан соң игълан итәргә вәгъдә бирде.
Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы итеп Алан Марзаев билгеләнде. Элек ул республиканың юл хуҗалыгы идарәсен җитәкләде.
Марзаев Алан Викторович 1973 елда туган. Элегрәк Мәскәү өлкәсе Домодедово шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы вазыйфасын башкарган.
"Башинформ" агентлыгы.