Республика Хәрби дан музее директоры Илшат Үтәев Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң "Русия Герое" исеме бирелү уңаеннан үз фикерен белдерде.
— Генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның - 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирының үлеменә 77 ел тулды. Аның җитәкчелегендә дивизия легендар булып таныла. Башкортстанда дивизиягә багышланган музей экспозицияләре булдырылды, тематик чаралар, конкурслар, очрашулар уздырыла, хәрби-тарихи фестивальләр һәм реконструкцияләр оештырыла.
Республика Хәрби дан музеенда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә багышланган тематик экспозиция бар. Шулай ук музейның веб-сайтындагы "Ватан Геройлары" бүлегендә Советлар Союзы Геройларының һәм Дан орденының тулы кавалерларының шәхси битләре булдырылды. Уфаның Дим районында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музее эшли, — дип белдерде Илшат Үтәев "Башинформ" агентлыгына.
112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Владимир Путин указы белән үлгәннән соң "Русия Герое" исеме бирелде. Бу хакта кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Фото: kulturaufa.ru сайтыннан