+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
31 март 2020, 06:21

Путин һәм Трамп телефон аша фикер алышканнар

Америка ягы башлангычы буенча Владимир Путинның Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшүе булды. Бу хакта "Кремлин. ру" хәбәр итә.

Америка ягы башлангычы буенча Владимир Путинның Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшүе булды. Бу хакта "Кремлин. ру" хәбәр итә.

Дәүләт башлыклары дөньяда коронавирус таралуга бәйле җитди борчылу белдерде һәм бер-берсенә Русиядә һәм АКШта бу куркынычка каршы тору буенча күрелә торган чаралар турында хәбәр иттеләр. Ике ил арасында бу юнәлештә тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре каралды.

Шулай ук дөнья нефть базарындагы агымдагы хәл буенча да фикер алыштылар. Русия-Америка консультацияләре турында энергетика министрлары линиясе буенча килешенде.

Сөйләшүдә ике яклы мөнәсәбәтләрнең кайбер башка мәсьәләләре дә кузгатылды.

Владимир Путин һәм Дональд Трамп шәхси элемтәләрне дәвам итү турында килештеләр.


Фото: go.mail.ru


Читайте нас