Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә дистанцион утырышлар уздыруга әзерләнә.
- Хәзерге вакытта махсус IT-системаны тестлаштыру алып барыла, ул моны эшләргә мөмкинлек бирә, - ди Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Депутатлар аны стационар компьютерлардан да, мобиль җайланмалардан да файдалана алачак. Гадәти утырышларга хас видеочыгышлар, онлайн-тавыш бирү һәм башка функциональ мөмкинлекләр каралган. Системаны пленар утырыш барышында да, киләсе атнада булырга тиешле даими комитетлар утырышларында да кулланырга мөмкин булачак.
Башкортстан парламенты 24 мартта пленар утырышны аерым режимда уздырган иде инде.
- Коронавирус таралуы көчәю фонында көннән-көн нәтиҗәлерәк профилактика чаралары таләп ителә, - диде Константин Толкачев. - Парламент тулаем алганда аерым эш режимына күчте. Барлык чаралар да диярлек бетерелде. Секретариат хезмәткәрләренең бер өлеше читтән торып эшләү режимына күчерелде. Депутатлар тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү туктатылган, мөрәҗәгатьләр бары тик телефоннан һәм интернет аша кабул ителә. Дәүләт җыелышы бинасына килүчеләр максималь рәвештә чикләнгән һәм махсус пропусклар буенча гамәлгә ашырыла.