+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 апрель 2020, 09:08

Трамп Путинга рәхмәтле!

Дональд Трамп америкалыларның гомерен коткарырга ярдәм итәчәк медицина җиһазлары өчен Русиягә рәхмәт белдерде.

АКШ президенты Дональд Трамп америкалыларның гомерен коткарырга ярдәм итәчәк медицина җиһазлары өчен Русиягә рәхмәт белдерде.

Чәршәмбе көнне Русиядән Нью-Йоркка йөк төягән Ан-124 ("Руслан") самолеты очты. АКШтагы илче Анатолий Антонов хәбәр итүенчә, самолет бортына битлек, респираторлар һәм дезинфекцияләү чаралары төялгән.

– Бу – Президент Владимир Путин тарафыннан бик матур ишарә булды. Мин аның ярдәмен кабул иттем, – дип белдерде Дональд Трамп матбугат конференциясендә.

Русия Президенты матбугат сәркатибе сүзләренә караганда, Владимир Путин АКШка "Америка медицина җиһазлары һәм материаллар җитештерүчеләре эш әйләнешен үстергәч, алар, кирәк очракта, безгә дә ярдәм итәр" дигән максат белән ярдәм күрсәткән.


Фото: wordpress.com сайтыннан
Читайте нас