+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
6 Апреля 2020, 13:10

"Ярдәмегез өчен зур рәхмәт!"

Русия Президенты Владимир Путин Әрмәнстан Премьер-министры Николай Пашинян белән телефон аша сөйләште, яклар коронавирус белән көрәш турында фикер алышты, дип хәбәр итә "РИА-Новости".

Русия Президенты Владимир Путин Әрмәнстан Премьер-министры Николай Пашинян белән телефон аша сөйләште, яклар коронавирус белән көрәш турында фикер алышты, дип хәбәр итә "РИА-Новости".

Сөйләшү Әрмәнстан Премьер-министры инициативасы белән үткән.

- Коронавирус инфекциясе таралуына каршы тору буенча күрелүче чаралар турында фикер алышынды. Николай Пашинян Русия ягыннан күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт белдерде, - диелә хәбәрдә.

Путин белән Пашинян сөйләшүдә, шулай ук, ике яклы хезмәттәшлекнең, шул исәптән Евразия икътисади берлеге линиясе буенча үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләренә дә тукталдылар. Моннан тыш, алдагы элемтәләр графигы да килештерелде.

Фото: РИА Новости сайтыннан


Читайте нас