Дәүләтнең төп законына үзгәрешләр таләп ителә. "Спутник ФМ" хәбәрчесе Евгения Басовага биргән интервьюда Русия Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр турында Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Руфина Шаһапова үз фикерен белдерде. Аның сүзләренә караганда, һәр кешенең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән социаль характердагы аспектлар аеруча мөһим.
"Шәхсән мин, үз илемнең гражданины буларак, әлбәттә, Конституциядән уңай үзгәрешләр генә көтәм. Конституциядә кеше бу дәүләтнең төп нигез звеносы булуын, һәм барлык законнар, иң мөһиме, дәүләтнең төп законы, нәкъ менә кеше тормышының сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән булуын телим", - дигән парламентарий.