Башкортстанның Баймак районында яшәүчеләргә муниципаль берәмлек хакимиятенең, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче дәүләт һәм муниципаль оешмаларның эш нәтиҗәләрен агымдагы елда бәяләү мөмкинлеге бирелде.
Интернет-сораштыру «Башкортстан тавышы» порталында агымдагы елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларын кулланып үткәрелә. Анда әлеге порталда теркәлү процедурасын узган һәр кеше катнаша ала. Моның өчен компьютер яки Интернетка керү мөмкинлеге булган теләсә кайсы мобиль җайланма да җитә.
Халык арасында сораштыру Русия Федерациясе Президенты һәм Башкортстан Башлыгы указларын үтәү максатыннан үткәрелә. Гомумән алганда, республиканың һәр халкы үз районы өчен тавыш бирә ала.
Битараф калмагыз, муниципаль районда яшәүче һәр кешенең көндәлек тормыш сыйфатын бергә яхшыртырга ярдәм итегез, дуслар!
Фото: golos.openrepublic.ru сайтыннан.