Русия Президенты Владимир Путин Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән телефон аша сөйләшү үткәрде.
"Коронавирус инфекциясе таралу тирәсендә хәл турында фикер алышынды. Эмомали Рахмон гуманитар ярдәм күрсәтелгән өчен Русиягә рәхмәт белдерде", - диелә хәбәрдә.
Ике лидер сөйләшүендә сәүдә-икътисади һәм башка өлкәләрдә Русия-Таҗикстан хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре дә күтәрелгән. Сөйләшү Таҗикстан ягы инициативасы белән булган.
Үз чиратында, Таҗикстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сөйләшү барышында хезмәт миграциясе өлкәсендәге мәсьәләләр кузгатылган. Бу контекстта Эмомали Рахмон "хезмәт мигрантларына Русиядә булу вакытын озайту мөмкинлеген бирү буенча" Русия ягы адымнарын уңай бәяләде.
Таҗикстан Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми мәгълүматларына караганда, илдә коронавирус инфекциясе йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Агымдагы елның 1 февраленнән 13 апреленә кадәр Таҗикстанга чит илләрдән килгән 7 560 граждан илнең медицина учреждениеләрендә һәм шифаханәләрендә карантинга урнаштырылган.
Фото: tass.ru сайтыннан