Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетының элекке җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнде. Бу турыдагы боерыкка республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
- Аның бурычларына Транспорт һәм юл инфраструктурасы, төзелеш, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык үсешенә ярдәм итү керәчәк, — дип ачыклык кертте Башкортстан башлыгының матбугат хезмәте.
Тимур Рәфис улы Мөхәммәтҗанов 1984 елның 29 ноябрендә Күмертауда туган. Халыкара бәйсез экология-политология университетын (бакалавр), “Югары икътисад мәктәбе” дәүләт университетын (магистр), шулай ук Русия Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе аспирантурасын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 2008 елда Русиянең Төбәкләр үсеше министрлыгында 1нче разрядлы белгеч булып башлый. Арытаба шунда ук Халыкара элемтәләр һәм чик буе хезмәттәшлеген үстерү департаментының дәүләтара хезмәттәшлек һәм протокол бүлегендә баш белгеч-эксперт, 2010-17 елларда – Русия Транспорт министрлыгы Халыкара хезмәттәшлек департаментының 1нче разрядлы белгече, баш белгеч-эксперты, начальник урынбасары, халыкара оешмалар, транспорт сәясәте һәм төбәк хезмәттәшлек бүлеге начальнигы була.
2017-2020 елларда - Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.