Ил Конституциясенә Русия законнарының халыкара законнардан өстенлеге турындагы Президент төзәтмәләре дәүләтебезнең суверенитетын көчәйтә. Бу - ил халкына гомумрусия тавыш бирүендә кабул ителүгә тәкъдим ителүче иң мөһим төзәтмәләрнең берсе. "Спутник ФМ" хәбәрчесе Роза Төхбәтовага биргән интервьюда мондый фикерне БДУ доценты, сәяси фәннәр кандидаты Сергей Горбачев белдерде.
"Русия Федерациясе суверенитеты көчәю - бик уңай күренеш. Русия Конституциясе халыкара хокук нормаларына караганда югарырак тора, дип таныла. Нигездә, дөньяның күпчелек илләрендә бу нормалар гамәлдә. АКШта, мәсәлән, халыкара хокук нормалары ил Конституциясеннән өстен түгел. Конституциягә территорияләрнең читләштерелүе мөмкин булмау турындагы нигезләмә кертелүе дә бик уңай момент. Төзәтмә нигезендә Русия территориясенең ниндидер бер өлешен кайсыдыр илгә бирүгә чакырырга да ярамый", - диде ул.
Сергей Горбачев ассызыклаганча, тәкъдим ителгән төзәтмәләр илнең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген якларга мөмкинлек бирә. Сәясәтче билгеләп үткәнчә, күпсанлы төзәтмәләр урынлы һәм бик кирәк. Күпчелек очракта бу төзәтмәләр халык өчен социаль гарантияләргә кагыла.
Исегезгә төшерәбез: Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча Гомумрусия тавыш бирү 22 апрельдә булырга тиеш иде. Әмма әлегә ул коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә билгесез срокка күчерелде.