+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 апрель 2020, 12:30

Радий Хәбиров митрополит Никон белән очрашты

17 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон белән очрашты.

17 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон белән очрашты.
Радий Хәбиров митрополит Никонга ябык режимда гыйбадәт кылу карары өчен рәхмәт белдерде. Бу аеруча зур православие бәйрәме - Пасха алдыннан мөһим. Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, диндарлар өчен гыйбадәтханәләрне ябарга чакыруны республиканың барлык конфессияләре вәкилләре хуплады.
- Дин әһелләренең күбесе безгә җитди ярдәм күрсәтә, - диде Радий Хәбиров. - Мондый вакытта безгә ярдәм бик кирәк. Без үз ягыбыздан барлык гыйбадәтләрдән трансляцияләүне оештыруга бөтен көчебезне куячакбыз. Аңлавыгыз, без кабул иткән катлаулы карарларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Исегезгә төшерәбез, 18еннән 19 апрельгә каршы төндә БСТ, YouTube телеканалында һәм социаль челтәрләрдә Уфаның Богородица Раштуасы Кафедраль соборыннан пасха гыйбадәтләрен турыдан-туры трансляцияләү булачак.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас