Башкортстан Дәүләт җыелышы–Корылтай Рәисе Константин Толкачев православие динендәге дин тотучыларны якынлашып килүче Пасха белән котлады. Ул бәйрәм барышында киңкүләм чараларда катнашудан тыелырга чакырды.
"Башкортстанның хртистиан динен тотучы хөрмәтле халкы! Шәхсән үз исемемнән, депутатлар исеменнән сезне якынлашып килүче изге Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Быел Пасханы гаилә белән бергә өебездә генә билгеләп үтәргә җыенам, өстәвенә, патриарх та пандемия чорында храмнарга йөрмәскә чакырды. Республика халкына рухи лидерның бу изге киңәшенә колак салырга тәкъдим итәм. Пасха - өйдә билгеләп үтәргә мөмкин булган игелекле, күңелле бәйрәм.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, үзара аңлашу, гаиләләрдә иминлек, билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда уңышлар телим!" , - диде ул.
"Кызыл таң" нәшрияты коллективы да гәзит-журналларыбызның укучылары булган керәшен милләттәшләрен бу изге бәйрәм белән ихлас котлый! Ходай бар һәм Ул бер! Күңелләребез чиста һәм саф булсын!
Фото: "Башинформ" агентлыгы.