Дөньякүләм икътисади кризисны без властьта тотрыклылык булганда гына тетрәнүләрсез җиңә алачакбыз. Президент срокларын яңарту бу тотрыклылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер үзгәрешләр вакыты түгел. Мондый фикерне философия фәннәре кандидаты, политолог Сергей Семенов "Спутник ФМ" радиостанциясе хәбәрчесе Роза Төхбәтовага биргән интервьюда белдерде.
"Минемчә, Конституциягә бу төзәтмәләр күптән кирәк. Бу мәсьәләләр инде җәмәгатьчелек тарафыннан күтәрелә иде. Хәзерге кебек дөньякүләм кризис хәл-шартларында власть белән идарә итүдә кискен үзгәрешләр кирәкми. Билгеле бер тотрыклылык кирәк. Әлегә бу этапны власть системасында ниндидер көтелмәгән үзгәрешләр кабул итмичә үтәргә кирәк", - диде ул.
Сергей Семенов шулай ук Дәүләт думасы һәм Федерация Советы кебек власть органнарының ролен арттыруга юнәлтелгән төзәтмәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте.
"Конституция - озак вакытка исәпләнгән документ. Рәсми рәвештә кабул ителгән төрле декларацияләр кайвакыт шактый озак вакыт үткәннән соң эшли. Дәүләт думасы һәм Федерация Советы ролен күтәрә торган төзәтмәләргә килгәндә - бу озайлы карар. Җәмәгатьчелекнең формалашуын һәм җәмгыятьтә сәяси көчләрнең урнашуын чагылдыра торган органнарның ролен күтәрү - бу бик мөһим!" - диде Сергей Семенов.
Элегрәк президент срокларын яңарту һәм Конституциягә башка төзәтмәләрне Дәүләт думасы һәм Федерация Советы, шулай ук Русия Конституция суды хуплады. Русия Конституциясенә төзәтмәләр гомумрусия тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча кертелергә тиеш, аны үткәрү вакыты коронавирус аркасында кичектерелде.