-12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 апрель 2020, 15:45

"Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш"

"Бер атнадан, 28 апрельдә, безнең чарада "Кара аккош" авторы Нассим Талеб, физик Митио Каку, "FuturMap"ка нигез салучы Параг Ханна, продюсер Люк Бессон, Фредрик Райнфельдт (2006-14 елларда Швециянең Премьер-министры) һәм дөньяның 25 иленнән башка абруйлы спикерлар катнашачак. Алар барысы да ВШЭ һәм АСИ белән берлектә оештырылган беренче "Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш" халыкара онлайн-форумында чыгыш ясаячак", - дип яза "ВКонтакте"дагы битендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

"Ни өчен без бу чараны мондый вакытта уздырабыз? Барысы да мантыйкка ярашлы. Эпидемияне без тиздән җиңәчәкбез, чөнки нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез, һәм республика халкы үзләрен дөрес тота. Әмма без барысы да тәмамлангач, нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл аңларга тиеш. Теләсә нинди кризис яңа мөмкинлекләр бирә. Һәм безнең форумда катнашучылар дәрәҗәсе, аларның ярдәме белән без республиканы ничек тиз арада тергезүне, халкыбызга уңайлы тормыш һәм иртәгәсе көнгә ышаныч тәэмин итүне билгели алачагыбызга шик калдырмый. Ә бу кризис уйланулар өчен бик күп азык бирә..." - дип яза республика җитәкчесе.
Программада - 10 секция һәм ике пленар киңәшмә. Русия спикерлары арасында - "Югары икътисад мәктәбе" тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов, Стратегик инициативалар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Евгений Примаков, Русия Президенты каршындагы Икътисади совет әгъзасы Андрей Репик, Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов һәм башкалар.
Модератор булып Русия телевидениесе академиясе вице-президенты Александр Любимов чыгыш ясаячак.
Фото: "ВКонтакте"дан.
Читайте нас: