“Бердәм Русия” фракциясе депутат Рөстәм Әхмәдинуров кандидатурасын Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары вазыйфасына тәкъдим итте. Парламент депутатлары әлеге мәсьәлә буенча пәнҗешәмбе чираттагы пленар утырышта тавыш бирер дип көтелә.
Парламент Рәисе Константин Толкачев Рөстәм Әхмәдинуровның актив җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе булуын, парламент эшчәнлегендә зур тәҗрибә туплавын билгеләп үтте.
- Рөстәм Әхмәдинуров кандидатурасы Башкортстан Башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров белән килешенгән, - диде Константин Толкачев. - Рөстәм Марат улы парламентарийлар арасында да, республика халкы арасында да зур абруй казанды. Аның килүе белән "Бердәм Русия" төбәк бүлеге үз эшендә яңа этәргеч алды, яңа кызыклы проектлар барлыкка килде.
Аның тәҗрибәсе, белеме, иң яхшы һөнәри сыйфатлары Дәүләт җыелышы мәйданчыгында кирәк булачак, парламент потенциалын тулырак ачарга, төбәкнең закон чыгару базасын ныгытуда тагын да әһәмиятлерәк уңышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам.
Фото: Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай сайтыннан.