28 апрельдә "Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш" беренче халыкара онлайн-форум уникаль Русия виртуаль мәйданчыгы (bashkiria-live.com) базасында интерактив форматта узачак.
"COVID-19"дан соң дөньяның киләчәге турында 100дән артык Русия һәм халыкара спикерлар фикер алышачак. Проектны оештыручылар - "Югары икътисад мәктәбе" тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов, Стратегик интциативалар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.
"Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш" онлайн-конференциясендә катнашучылар алдагы атна, айлар, еллар дәвамында киләчәкнең нинди булачагын фаразлаячаклар.
Якын киләчәкнең мәсьәләләре турында фикер алышырга билгеле антиглобалистлар: "кара аккош" теориясе авторы Нассим Талеб; француз сценаристы, продюсеры һәм язучы Люк Бессон; чыгышы белән Япониядән булган Америка физик-теоретигы Митио Каку; Евразия тикшеренүләре институты президенты, Италиянең тышкы эшләр министры Франко Фраттини, "Коннектография: глобаль цивилизация киләчәге" китабы авторы һәм FutMap нигез салучы Параг Ханна, Никарагуа Президентының Русия белән мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Лауреано Ортега һәм башка спикерлар катнашачак.
Программада - 10 секция һәм ике пленар киңәшмә. Русия спикерлары арасында - Ярослав Кузьминов, Светлана Чупшева, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Евгений Примаков, Русия Президенты каршындагы Икътисади совет әгъзасы Андрей Репик, Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов һәм башкалар.
Модератор булып Русия телевидениесе академиясе вице-президенты Александр Любимов чыгыш ясаячак.