Бүген узачак чарада шушы сорауларга ачыклык кертеләчәк.
"Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш" беренче халыкара онлайн-форумы трансляциясен БСТ каналының социаль битләреннән карарга мөмкин булачак. Форумда катнашу бушлай, әмма моның өчен анда теркәлергә кирәк.
Форум бүген урындагы вакыт белән 12 сәгатьтә башлана. Спикерлар - 25 илдән галимнәр, бизнесменнар һәм сәясәтчеләр. Алар арасында Люк Бессон, Нәсим Талеб, Фредрик Рейнфельдт, Ксения Собчак, Александр Любимов һәм башкалар бар. Чарада катнашучыларга киләсе атна, айлар, еллар дәвамында киләчәкнең нинди булачагын фаразлаячак; икътисад өчен куркыныч хәлләрне һәм аларның чишелешен бергәләп ачыклаячак.
"Ни өчен мондый чараны мондый вакытта уздырабыз? Эпидемияне без тиздән җиңәчәкбез, чөнки нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез, һәм республика халкы үзен дөрес тота. Әмма болар тәмамлангач, ничек дөрес яшәргә кирәклеген төгәл аңлау зарур. Теләсә нинди кризис яңа мөмкинлекләр бирә. Һәм форумда катнашучылар ярдәме белән республиканы ничек тиз арада тергезүне, халкыбызга уңайлы тормыш һәм иртәгесе көнгә ышаныч бирүне билгели алачагыбыз шик тудырмый. Ә бу кризислы хәл уйланулар өчен бик күп азык бирә», - дип саный Башкортстан Республикасы Башлыгы, форумның рәистәше Радий Хәбиров.
13:30-15:30 - "Яңа чынбарлык. Дәүләт һәм глобаль мәсьәләләр". Башкортстан Республикасы потенциалын тәкъдир итү.
15:30-16:00 - Килешүләрне имзалау.
16:00-16:30 - Пленар утырышларда катнашучылар белән Матбугат конференциясе.
16:30-18:00 - «Мир после коронавируса: Евразия карашы» халыкара пленар сессиясе.