+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 апрель 2020, 08:55

Русиялеләр Конституциягә нинди төзәтмәләр кертүне хуплый?

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгьлүматларына караганда, Конституциягә иң мөһим социаль төзәтмәләр дип русиялеләрнең күбесе дәүләт тарафыннан медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге һәм сыйфаты белән тәэмин итүне саный, мондый фикерне гражданнарның 95 проценты белдергән.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгьлүматларына караганда, Конституциягә иң мөһим социаль төзәтмәләр дип русиялеләрнең күбесе дәүләт тарафыннан медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге һәм сыйфаты белән тәэмин итүне саный, мондый фикерне гражданнарның 95 проценты белдергән.
Шулай ук русиялеләрнең 94 проценты балаларны Русия дәүләт сәясәтенең мөһим өстенлеге дип тану турындагы мөһим төзәтмәне хуплый. Аннан соң табигатьне һәм илнең уникаль табигый күптөрлелеген саклау (93 процент), шулай ук пенсияләрне еллык мәҗбүри индекслау (92 процент) бара. Социаль өлкәдә мөһим биш төзәтмәгә шулай ук яшәү минимумыннан ким булмаган минималь эш хакы (92 процент) билгеләү пункты да кергән.
Русиялеләр дәүләт суверенитетын яклау өлкәсендәге төзәтмәләр арасында иң мөһиме дип дәүләтнең бөтенлеген һәм илнең аерылгысызлыгын яклау турындагы положениене (88 процент) саный. Шулай ук сораштыруда катнашучылар Русиянең халыкара тынычлыкны һәм иминлекне ныгытучы дәүләт буларак статусы турындагы төзәтмәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте (86 процент).
Сәяси өлкәдә русиялеләрнең 64 проценты киләсе сайлауларда катнашу буенча президент өчен чикләүне бетерүне мөһим дип санады. Шулай ук сораштыруда катнашучылар ачык властьның бердәм системасын төзү (62 процент), Дәүләт думасы (51 процент) һәм Федерация Советы вәкаләтләрен (49 процент) киңәйтү турындагы төзәтмәне бәяләде.
Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенрусия тавыш бирү 22 апрельдә булырга тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында ул билгесез срокка күчерелде, дип яза РБК.
Фото: РБК.
Читайте нас