+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 апрель 2020, 17:15

Коронавирус пандемиясе тавыш бирүләргә йогынты ясаячак

РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү вакытын короновирус пандемиясе нәтиҗәсендә күчерү, һичшиксез, тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясаячак. Ничек итеп? Бу сорауларга җавапларны "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе оештырган "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар эзләде.

23 апрельдә онлайн-режимда политологлар, җәмәгатьчеләр, галимнәр коронавирус эпидемиясе шартларында гражданнар җәмгыятенең торышы турында фикер алышты. Пандемиянең халыкның социаль хәленә һәм барлык кешеләрнең сәяси өстенлекләренә җитди йогынты ясавы билгеләп үтелде.

Дәүләт башлыкларын, парламентларны сайлаулар, төрле референдумнар һәм тавыш бирүләр узарга тиешле илләрдә хәзер үк җәмәгатьчелек кәефендә җитди үзгәрешләр күзәтелә. Халык сәяси көчләрне һәм гамәлдәге хакимиятне коронавирус пандемиясенә каршы ничек көрәшүе буенча бәяли.

Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды хезмәткәре, политолог Евгений Семенов пандемиянең сәяси процессларга йогынтысына ачык мисал итеп, Көньяк Кореядагы хәлне китерде. Анда сайлаулар үткән. Ил җитәкчелегенең пандемиягә каршы сыйфатлы көрәш алып баруы сайлау нәтиҗәләрендә чагылыш тапкан.

Пандемиянең үсеше, шуның нәтиҗәсендә икътисадтагы югалтулар Русия Конституциясенә Президент тәкъдим иткән төзәтмәләрнең кертелергә тиешлеген тагын бер тапкыр раслый. Төп законда язылачак социаль гарантияләр халыкка кризистан аз югалтулар белән чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: sputnikfm.ru
Читайте нас