Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы нигезендә Маргарита Болычева Башкортстан Республикасының Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде.
Болычева Маргарита Дмитриевна 1993 елның 3 августында Мәскәүдә туган. М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын, "Югары икътисад мәктәбе" милли тикшеренү университетын һәм М.В. Ломоносов исемендәге МДУ аспирантурасын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 2016 елда "Медиа-контент" компаниясендә халыкара мәгълүмат хезмәте продюсеры буларак башлый. 2017 елда шул ук компаниянең продюсерлар хезмәте продюсеры вазыйфасын били.
2018-2019 елларда – "Ялта халыкара икътисади форумы" фондының PR-менеджеры, ә 2019 елда – "Ялта халыкара икътисад форумы" фонды директоры урынбасары була.
2019-2020 елларда Башкортстан Республикасының "Офис-группа" конгресс-бюросында милләтара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү чараларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча коммерция карамагында булмаган автоном оешма директоры вазыйфасын били.
Агымдагы елда Башкортстан Республикасының Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары, рәис вазыйфаларын башкаручы була.