Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга чираттагы үзгәрешләрне кертте.
Документның яңа редакциясе нигезендә гражданнар, таксидан тыш, кимендә 1,5 метр социаль дистанцияне үтәргә, шулай ук яшәү урыныннан читтә битлекләр кулланырга тиеш.
Үзизоляция режимы хәзер (раслаучы документлар һәм паспорт булганда) күпфатирлы йорт төзелеше яисә күчемсез милек сатып алу объектына баруга кагылмый.
Үзгәрешләр төзелеш оешмалары; проект-тикшерү эшләрен башкаручы оешмалар эшен, проект документациясен һәм проект тикшеренүләре нәтиҗәләрен, заказчыларның, техник заказчыларның хезмәт функцияләрен, төзелеш барышына авторлык күзәтчелеген һәм төзелеш контролен гамәлгә ашыручы оешмалар, шулай ук биналарның һәм корылмаларның янгын хәвефсезлеген тәэмин итү чараларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар эшен рөхсәт итә.
Моннан тыш,
doroga02 веб-сайтында көненә 180 минуттан да артык булмаган, шул исәптән ауга һәм балыкка чыгу белән бәйле, бер сәфәрне теркәргә мөмкин.