Радий Хәбиров Русия субъектлары башлыкларының Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы төзегән рейтингында позицияләрен көчәйтте. Апрель нәтиҗәләре буенча ул 6нчы урынны алды, ә элегрәк 9нчы урында иде.
Башкортстан Башлыгының йогынтысы бизнес ярдәме белән көчәя, дип хәбәр итә UfaTime.ru. Кризиска каршы чаралар пакеты республика бюджетына 30 миллиард сумга төшәчәк.
Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны (ул исемлектә 9нчы урынны алып тора) узып китте, ләкин Мәскәү һәм Тула өлкәләре губернаторларыннан, Чечня Башлыгыннан, шулай ук Санкт-Петербург һәм Мәскәү мэрларына соң килә.